Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

"Ватан Геройлары"

 Китапханәдә «Сезнең белән горурланабыз, Ватан геройлары»дигән тарихи - патриотик сәгать узды. Укучылар Бөек Ватан сугышында Дан ордены белән буләкләнгән геройлары белән таныштылар. Алар арасында безнең авылдашыбыз, II-III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Сәхапов Фәйзерахман Сәхабетдин улы да бар.Балалар Фәйзерахман Сәхабетдин улының сугышчан юлы турындагы презентацияне зур кызыксыну белән карадылар һәм авыл монументында куелган истәлек тактасы янында Фәйзерахман абыйның Ватан алдындагы батырлыкларын искә алдык.