Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

"Әдәбиятта Ана образы"

  

Китапханәдә«Әдәбиятта ана образы» дигән әдәби кичә узды. 1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмыйча кала алмый. Кичә барышында бездә

Ә.Еникинең “Матурлык”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы»Т. Миңнуллинның" Әниләр һәм бәбиләр" Р.Миңнуллин шигырләренә,Ф.Яруллиның иҗатындагы «Ана баладасы» на тукталдык. «Өч кыз»татар халык әкиятен сәхнәләштердек.