Татарча диктант
Түбән Уратма авыл мәктәбендә «Татарча диктант» акциясе булып үтте. Укытучылар, укучылар, авыл китапханәчесе дә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә катнашты.
Чарада катнашучылар, үзләренең туган телләрен белү камиллеген сынап, Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан өзекне диктант итеп язды. Әлеге текстның сайлануы очраклы түгел: быел февраль аенда язучының тууына 140 ел тулды.