"Бер күрешү үзе бер гомер"
Һәр ел фасылының үз шатлыгы, матурлыклары. Кыш безне ак мамыктай кары һәм суыгы белән сөендерә. Яз – беренче яшеллек, сафлык белән. Җәй ачык төсләр, мул чәчәкләре белән. Көз – юмартлыгы, мул уңышы белән. Кеше тормышында да менә шулайдыр. Яшьлек һәрвакыт өмет һәм мәхәббәт белән тулы. Өлкән еллар – иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгытулар чоры. Без дә бүген яшьлек елларында укыган китапларыбызны барлап ул вакытта укыган шигырләрне искә төшереп бик матур кичә уздырдык. Кичәбезнең олы кунагы хәзерге вакытта лаеклы ялда булган китапханәчеләр дә бар иде.