Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Тематик кичә

 22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. 82 ел элек Германия гаскәрләре туган илебзнең тынычлыгын бозып безгә каршы сугыш башланган. 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышына авылыбздан 326 ир - егет китә шуларның бары 128 генә исән күп яралар белән туган авылга кайта ала. Сугыш ветераны педагог Хисматуллин Салих абый да бу сугышта катнаша,сугыштан кайткач та ул авылда укытучы булып эшли. Кичәдә аның тормыш юлы һәм үзе исән чагында язып алган истәлекләр аша таныштык.