Карга боткасы
Борын- борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр.
Алар язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар.Шуңа күрә,кара карга-
ларны зурлап каршылаганнар,бәйрәм ясаганнар.Аны “Карга боткасы” дип
атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар.Хуҗа-
ларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр,халыкны бәйрәмгә чакырган-
нар.Шулай авылны урап үткәннән соң ,ярма,май,сөт алып,табигатьнең иң
күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына,ялан-кырларга яки
тау битләренә җыелганнар.Учак тергезеп,казан асканнар,ботка пешергән-
нәр.Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар,җырлар җырлаганнар,так-
маклар әйтешкәннәр.Аннан соң,бергәләп ботка ашаганнар.Бу йола турында без өлкәннәрдән белештек тә үзебездә шул йоланы үткәрдек.