Ризык сезгә кошкайлар безнең нәни дускайлар
Кошлар өчен кыш – иң авыр вакыт.Бу вакытта аларга еш кына азык табарга авыр була, бигрәк тә җылы көн белән салкыннар чиратлашып торса, чөнки кар өсте боз кабыгы белән каплана. Кошлар, бигрәк тә яшьләре, кыска кыш көнендә үзләренә җитәрлек азык таба алмыйлар һәм ачлыктан үләләр. Кышлаучы кошларга ярдәм итәр өчен, аларны кыш дәвамында даими рәвештә тукландырырга кирәк. Башлангыч сыйныф балалары белән бергә кошлар өчен әтиләре ярдәме белән ясаган җимлекләрне агачларга әлдек һәм азыклар салдык.