Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Гомәр Билал улы Гали (Галиев)нең тууына 125 ел

Татар совет әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле татар совет язучы, әдәбият белгече, публицист һәм тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Билал улы Гали (Галиев)нең тууына 125 ел (1900–1954).

Гомәр Гали 1900 елның 16 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Буа районындагы Иске Тинчәле авылында игенче гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк белем алырга омтыла: авыл мәдрәсәсен тәмамлый, үзлегеннән күп укый.

Яшүсмер чагында бәхет эзләп читкә чыгып китә һәм 1919 елга кадәр Донбасс шахталарында эшли, аннан, Кызыл Армиягә язылып, Гражданнар сугышы фронтларында йөри. 1921 елны Казанга килеп, Татар коммунистлары университетының әдәбият бүлегенә укырга керә.

1919–1920 елларда ук каләм тибрәтә башлаган Гомәр Гали, Казанга килгәч, чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. Ул – 15 китап һәм вакытлы матбугатта йөзләгән мәкалә авторы.

1925 елда «Безнең юл» журналында, баш мөхәррире; 1927 елда исә ул Татарстан дәүләт китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире итеп билгеләнә, югары уку йортларында әдәбияттан дәресләр алып бара, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Ул «Ат саклаганда», «Таң кияве», «Беренче мәхәббәт», «Утыз бишәү, әти» һ.б. хикәяләр, күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр яза.

Аның «Бәхет», «Биктимер ничек эшче булды», «Чит илләрдә», «Кубан буйларында», «Нәфисә җиңги», «Г. Гали хикәяләре» дигән хикәя китаплары, «Сайланма әсәрләр», «Ун ел эчендә татар әдәбияты», «Пролетар әдәбияты өчен көрәшкәндә» дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыклары дөнья күрә.

1925 елда Парижда Халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасын тәкъдим итә. Аны исән чагында ук «татар Белинские»дип йөрткәннәр.

Репрессияләр шаукымыннан Гомәр Гали дә котылып кала алмый – 1937 елның 9 мартында кулга алына. 1947 елның 10 мартында срогын тутырып иреккә чыга, әмма 1949 елның 23 июнендә янәдән кулга алына.
Әдип 1954 елның 5 июлендә, сөргендә чакта, фаҗигале рәвештә вафат була.