"Шигъри җанлы асыл якташлар"
"Әдәбият корабы" проекты кысаларында китапханәдә "Шигъри җанлы асыл якташлар"дип аталган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде."Кама таңнары" берләшмәсе шагыйрьләре Р.Нәбиуллина,Ф.Сабирова,А.Сафина,Н,Тукмачев үзләренең матур шигырьләрен башкарып авыл халкының җанын дәваласа, А.Шәйхутдинов, Г.Ахунова, Н.Тукмачев башкаруындагы җырлар моң дәрьясында гиздерде. Кичә Г.Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.Очрашу һәркемнең күңелендә бары тик җылы хисләр генә калдырды.