"Җыр өйрәтте аны"
Муса Җәлилнең туган коне уңаеннан мәдәният йортында, балалар өчен "Җыр өйрәтте аны" дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды.Шунда ук "Герой шагыйрь-Муса Җәлил" дигән китап күргәзмәсе төзелде.Бәйгедә ун бала катнашты.Алар барысыда шигырьләрен матур итеп башкардылар.Жюри тарафыннан урыннар билгеләнде,бүләкләр тапшырылды.