Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Эхо Камы" "Кар десанты"

Февраль башында Түбән Камада "Эхо Камы" "Кар десанты" отрядлары һәм аларның шефлыгы астындагы "Мирас" үзләренең игелекле проектының икенче сезонына старт бирде.
28 февраль көнне "Эхо Камы" отряды безнең Кызыл Чапчак авылына килде. Алар, иң беренче булып авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәлебезне кардан чистарттылар. Аннары, интернат-мәктәп балаларына саф һавада уеннар оештырдылар. Егетләр, кардан түбәне чистартты.
Юлларын дәвам итеп хәрби операциядә катнашкан Сахбутдинов Ришатның һәм Хабибуллин Нәфиснең әти-әнисенә ярдәм иттеләр.
Мәдәният йортына кайтып, авылыбызда эшләп килүче "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" волонтерлар төркеме белән очрашу оештырылды. Очрашу баршында мастер-класслар күрсәтелде.
Яшь булуларына карамастан ирекле яшьләр төркеме бик актив. Алар үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәттеләр, молодцы.
Без Түбән Кама шәһәренең студентлар отряды штабына һәм «Эхо Камы» отряды командиры Демин Алексей Витальевичка авылыбыз исеменнән рәхмәт белдерәбез һәм аларга киләчәктә дә игелекле эшләрендә уңышлар телибез!.