Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Авыл матур кешеләре белән

Туган як, туган җир, туган авыл...Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.
"Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында, шулай ук 2026 ел хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы икәнен дә искә алып китапханәдә 9 сыйныф укучылары белән "Авыл матур кешеләре белән" дип аталган әңгәмә оештырылды.
Башта мәдәният йортының фойесында эшләп килүче "Авылым җәүһәрләре" дип аталган стендка күзәтү ясалды. Аннан соң укучылар китапханәдә җыелган авыл тормышына, кешеләренә, авылның танылган урыннарына, табигатенә багышланган материаллар белән таныштылар. "Чапчагым син яшь чагым" китабына күзәтү ясалды.