Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы авылдашларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Алар, сетка үрәләр, өйләрендә мендәр тегәләр, йон носки бәйлиләр. Шулай ук, яңа төрле "стельки-сушилки" тегеп, тутыралар. Ул, юеш аяк киемнәренең төбенә салына. Һәрберегезгә бик зур рәхмәт, ярдәмегез өчен. Илләребез тыныч булып, солдатларыбыз исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар.