Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Еллар безгә киртә түгел

21 февраль – Халыкара туган тел көне! Тел – ул халыкның тарихы, йөрәге, рухы.Туган телдә генә без үз хисләребезне, шатлык- кайгыларыбызны тулысынча белдерә алабыз.
Әлеге матур бәйрәм уңаеннан китапханәдә "Сердәш" клубы белән әдәби-тематик чара узды. Чара барышында февраль аенда туган язучылар Фәнис Яруллинның, Муса Җәлилнең, Шәмсия Җиһангированың һәм Илсөяр Иксанованың иҗатлары яктыртылды һәм шигырьләре укылды.