Тукайның иҗади мирасы
Тукай — гаять сизгер, нечкә лирик та, шул ук вакытта үз юлыннан тайпылмаган туры сүзле публицист та, төпле фикер иясе, үткен сатира остасы да, үз халкының бәхетен һәм азатлыгын даулаучы көрәшче дә. Аның даһиларча тоемлау белән язылган әсәрләрендә безнең заманда да әһәмиятен югалтмаган бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан китапханәдә аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе ясалды.