Бәйрәмегез белән
Авылыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм гореф -гадәт булып дәвам итә. Авылның аксакалы Зәкәрия Хәбир улы Галимов үзенең 98 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өлкән кешегә күп кирәкмени? Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Элек - электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр. 98 яшь ул – төпле акыл, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллар. Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын, күңел җылысын тоеп, шатлык-куанычлар белән гомер итүегезне телибез!