Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Аҗаган

Интернат-мәктәптә ел саен үткәрелә торган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. 5-9 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч ярышлар үткәрелде. Командалар уенның төрле этапларында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Һәр этапта командалар баллар җыйды. Уен бик бердәм һәм оешкан төстә үтте. Ике команда да этапларны лаеклы узды.