Яңа елны көткәндә
Мәдәният йортында балалар өчен "Яңа елны көткәндә" дип аталган мавыктыргыч яңа ел тамашасы булды.
Тамашада балалар әкият геройлары белән бергә дәртле биюләрдә катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар, уеннарда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр.
Ә инде бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килү балаларга тагын да күп шатлыклар бүләк итте. Бәйрәм азагында һәр бала Кыш бабайдан бүләк алды.