Мәдәният учагы
Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы белән берлектә, мәдәният учагы булган китапханә һәм мәдәният йортының 35 еллыгы уңаеннан зур чара оештырдылар. Чара барышында эшләнгән эшләр, элек эшләп киткән хезмәткәрләр турында кызыклы, җылы эчтәлекле мәгълүмәтләр бирелде. Кичә концерт номерлары, кызыклы тамашалар белән үрелеп барды.