Россия флагы тарихы
22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Китапханәдә шушы бәйрәм уңаеннан “Россия флагы тарихы” дигән викторина үткәрелде. Чара барышында Россия Федерациясенең төп символлары - флаг, гимн һәм герб турында сөйләштек һәм Россиянең дәүләт символларының ничек барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы турында балаларның фикерләрен тыңладык. Балалар Россия тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.