Гаилә чәчәге
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Гаилә - ул тормышыбызның төп байлыгы, таяныч, тәрбия, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, имин җәмгыять нигезе. Нәкъ менә биредә безнең киләчәкнең нигезләре барлыкка килә, шуңа күрә гаилә гореф-гадәтләрен саклау бик мөһим.
Шул уңайдан китапханәдә балалар белән "Гаилә чәчәге" дигән мастер- класс оештырылды.