Бергә - бергә бәйрәм итик
Июнь аен, гадәттә, Сабантуйлар ае дип йөртәләр. Чыннан да, июнь ае керүгә республикабыз авыллары, район үзәкләре, бистә - шәһәрләре һәм, гомумән, дөньяның татар яшәгән һәр төбәге халкыбызның бик тә күркәм бәйрәме – Сабантуйлар рухы белән яши башлый. Сабан туе елына бер килә торган милли бәйрәм генә түгел әле. Ул – динебез, телебез һәм моңыбыз белән бергә татарны милләт буларак саклап калган тарихи изге йолабыз да.
Шул уңайдан авыл халкыннан бәйрәмгә бүләк җыю чарасы оештырылды.