Балачак - рәхәт чак
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне!
Балалар тормышыбызның яме! Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез! Бәйрәм уңаеннан авылыбыз балаларына, оныкларына "Балачак - рәхәт чак" дип аталган бәйрәм чарасы оештырылды.Бәйрәм бик күңелле узды. Ярышлар, уеннар белән үрелеп барган бу бәйрәм, балалар күңелендә озак сакланыр әле. Балаларга бәйрәм бик ошады, аларның күзләрендә нур, шатлык, куаныч, бәхет чаткылары уйнады.
Бәйрәм ахырында балалар, әти- әниләр һәм әби-бабайлар тәмле ботка, компот белән сыйландылар. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде.