Батырлар онытылмас
Китапханәдә 4-5 сыйныф укучылары өчен, сугышчан батыр юл үтеп, сугыш кырларында ятып калган авылдашыбыз Халиуллин Габизулла Халиулла улының оныклары музейга тапшырган истәлекләр папкасына һәм Җиңүнең 80 еллыгына төзелгән китап күргәзмәсенә мәгълүмати күзәтү үткәрелде.