Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Җиңү кайтавазы мәңгелек

Һәйкәл янында китапханә, мәдәният йорты, укучылар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр ярдәме белән Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Бәйрәмне  авылыбыз имамы Мансур хәзрәт ачып җибәрде. Чара барышында шигырьләр, матур җырлар яңгырады, РәзинәСәетгараеваның "Урман кисү" күренеше сәхнәләштерелде. Бәйрәм азагында килгән кунаклар "Солдат боткасы"ннан авыз иттеләр.