Тукай яши, Тукай мәңгелек.
Туган телләр көненә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан китапханәдә әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм китапханәдә эшләп килүче "Сердәш" клубына йөрүчеләр тарафыннан оештырылды. Бәйрәм барышында Г.Тукай шигырьләре яңгырады, балалар Тукай әкиятләрендәге геройлар белән бергә күңелле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Кичә барлык катнашучыларда да җылы тәэсирләр калдырды.