Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Яшәү яме - сәламәт булуда

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Китапханәдә "Сердәш" клубына йөрүчеләрнең чираттагы очрашуы сәламәтлеккә багышланды. Чара, 7 апрель сәламәтлек көне уңаеннан оештырылды.