Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Китапханә белән танышабыз

Китапханәгә интернат- мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр. Экскурсия китапханә белән мавыктыргыч танышу белән башланды,китапханәче балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләре, укучының китапханәдә үзен ничек тотарга тиешлеге, китапларга сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Шулай ук китап укуның мөһимлеген аңлатты. Балалар Җиңүнең 80 еллыгына, Г.Тукайга  багышланган китап күргәзмәләре, музей белән таныштылар.