"Геройлар безнең хәтердә яши"
Интернат-мәктәп, китапханә, мәдәният йорты берлектә мәктәптә патриотик сәгать үткәрелде. Бу чара махсус операциядә катнашучы авылдашларга, мәктәп укучыларының әтиләренә, абыйларына, туганнарына багышланды. Укучылар үзләренең әтиләре, әниләр батыр уллары, кемдер якыннары турында, укытучылар үзләре укыткан укучылары турында горурланып сөйләделәр. Чара һәлак булганнарга һәм хәбәрсез югалганнарга тирән теләктәшлек, һәман да хәрби хәрәкәтләр зонасында булганнарга тирән горурлык хисләре һәм хөрмәт белән узды. Бу чара балаларның патриотик хисләрен көчәйтүдә дә зур урын алып тора.