Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Китапханәнең белешмә фонды"

Китаплардан һәм башка мәгълүмат чыганакларыннан башка хәзерге тормышны күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Тормыш кешене яңадан- яңа мәгълүмат алырга, аны тупларга һәм алга барырга, яңа белемнәргә ирешергә, яңа ачышлар ясарга мәҗбүр итә. Менә инде йөзләрчә еллар энциклопедия һәм сүзлекләр кешеләргә тугры хезмәт итә, алар безгә сүзләрне дөрес язарга, аларның мәгънәсен аңларга гына түгел, дөньяга карашыбызны киңәйтергә дә ярдәм итә. Китапханәдә "Китапханәнең белешмә фонды" дигән дәрес-тренинг үткәрелде. Дәрескә "Алтын җирдән табыла - акыл китаптан" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.