Әфган сугышы якташларыбыз язмышында
Китапханә, мәдәният йорты һәм интернат-мәктәп белән берлектә, патриотик айлыкны дәвам итеп 5-9 сыйныф укучылары катнашында "Әфган сугышы якташларыбыз язмышында" дигән чара үткәрелде. Чарада 10 елга якын дәвам иткән Әфган сугышы вакыйгалары искә төшерелде. Китапханәче үзенең сыйныфташы һәм балачакта бергә уйнап үскән күршеләре турында сөйләде. Егетләрне армия озату йоласын күрсәтте. Укытучы Махмутова Сәлимә үзенең шушы юлны үткән укучыларын искә алды.