Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Яулыкларың әллә синең..."

Китапханәдә "Сердәш" клубына йөрүчеләр белән "Яулыкларың әллә синең..." дип аталган тематик кичә оештырылды. Бу чара яулыкларга, шәлләргә багышланды. Чара барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, җырлар башкарылды. "Яулыклар турында ниләр беләсез" дигән викторина сорауларына җавап алынды, чарада катнашучылар үзләренең яулыкларга багышланган хатирәләрен искә алдылар.