Әби белән бабай бездә кунакта
Кызыл Чапчак мәчетендә авылыбыз балаларына,оныкларына "Әби белән бабай бездә кунакта" дип аталган чара оештырылды. Чара, балаларның авылыбыз мөгаллимәсе Гөлсинә апалары белән берлектә Фатиха сүрәсен укып башланып китте. Аннан соң мөгаллимәбез балаларга, килгән кунакларга әхлак темасына вәгазь сөйләде. Балалар әби белән бабайга үзләренең белгән догаларын, Коръәннән сүрәләр укыдылар. Туган телебезгә, туган җиребезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан әби белән бабай балалапрга үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар. Килгән кунакларның, балаларның күңелләре булып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.