Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Дөнья терроризмга каршы

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү - һәркемнең бурычы. Шул уңайдан китапханәдә балалар белән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларда террорчылыкк кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында искә төшерелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Чара азагында балалар белән рәсемнәр ясадык.