Әбидә кунакта
Мәдәният йортында оешкан музей почмагында "Әбидә кунакта" дип аталган, чәй табыны артында балалар белән әңгәмә оештырылды. Әби балаларны милли татар ризыклары белән таныштырды, олыларны ихтирам итәргә, үзеңне кунакта, табын артында ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Элекке әби-бабайларның өй күренеше, көнкүреш әйберләре белән таныштырды. Аларга әкиятләр сөйләде, әкиятләр укыды.