"Бер күк астында"
4 ноябрь - халыкара бердәмлек көне. Шул уңайдан китапханәдә "Бер күк астында" дип аталган мәгълүмати сәгать үтте. Чара барышында бәйрәмнең тарихы, бу бәйрәм илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе икәне аңлатылды. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм иткәне, илебезнең мөстәкыйльлегенә китергәне яктыртылды.