Өлкәннәр - алтын канат
Ел саен ,көз җиткәч, беренче октябрь көнне Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын кешеләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән исклә алалар. Гаилә елы кысаларына туры китереп Кызыл Чапчак мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Өлкәннәр - алтын канат" дип аталган әдәби-тематик чара оештырылды.