Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Серле каләм иясе

"Пушкин картасы" федераль программасын тормышка ашыру максатыннан әдәби клуб кысаларында китапханәдә татар шагыйре, журналист һәм публицист Газинур Моратка 65 яшь тулу уңаеннан "Серле каләм иясе" дип аталган әдәби чара узды.Китапханәче балаларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Чара барышында китапханәдә эшләп килүче, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты чагылдырган "Бәйләм - бәйләм шигырьләр " дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләре укылды.