Ромашка бәхет чәчәге
8 июль гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан китапханәдә балалар белән осталык дәресе оештырылды. Балаларга бу бәйрәмнең тарихы кыскача аңлатылды. Алар белән бергә кагәзьдән, тугрылык һәм бәхет билгесе булган ромашка чәчәге ясарга өйрәндек.