Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Без - Тукайлы халык!"

Дәрестә Г.Тукайга багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Аның шигырь җыентыклары күрсәтелде, рус, татар һәм инглиз телендәге китапларга аңлатма бирелде. Г.Тукайның фотосүрәтләре, туган авылы, яшәгән урыннары күрсәтелде. 

Дәрестә Тукайның шигырьләре укылды, китап күргәзмәсенә аңлатма бирелде, җырлары җырланды. Китапханәче Резеда Гафарова  шагыйрьнең шигырләрен рус һәм татар телендә укып китте. 2нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Исмагилова Габдулла Тукайның “Туган авыл” дигән җырын башкарды. 7нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары шулай ук шагыйрьнең шигырләрен укыдылар. Дәрес ахырында Тукайның  “И туган тел” җыры башкарылды.