Сәламәтлек ярминкәсе
Сәламәт сәгате барышында укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук укучыларга спорт турында блиц-турнир сорауларына җавап табарга, сәламәт яшәү рәвеше турында язылган әдәби әсәрләрнең исемнәрен әйтергә тәкъдим ителде. Алар шулай ук шул темага багышланган мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, спорт уеннарына багышланган викторинада катнаштылар.
Катнашучыларга «Өй аптечкасы» исемле кроссвордны чишү бик ошады. Очрашу барышында балаларга дөрес җаваплары өчен сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән витаминнар таратылды. Сәламәтлек бит ул кеше өчен иң зур байлык.