Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Театр яктылыкка, нурга илтә»

  Галиәсгар Камал -  татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1936 елда театрга Г.Камал исеме бирелә. Тәрбия сәгате  Г. Тукайның “Театр” җыры белән башланды. Балаларны Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, аның китапларына күзәтү ясалды. Дәрес  барышында “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле презентация күрсәтелде.