«Язгы шкатулка»
Яз Кама Аланы интернат‑йортына кереп чыкты: китапханә хезмәткәрләре «Язгы шкатулка» мастер‑классы үткәрделәр. Кул чуклары агачны җанландырды, бакчалар чәчәк атты, тамчылар шаулады, кояш нурлары уйнады һәркемнең үз язы, үз тарихы, үз әкияте бар. Күзләрендә дә-бернинди бизәкне дә алыштыра алмаган язгы яктылык.