Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

“Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова”

Мескен диеп көлмәсеннәр өчен
Мин түзәргә әзер барысына...
Чык төшсә дә егылыр гөл идем,
Үрә бастым давыл каршына...
Шәмсия Җиһангирова.
Нинди генә хәлләрдә дә үз иманыңа тугры кал...!
   Нечкә күңелле, нәфис ханымның йөрәк түреннән чыккан шушы шигырь юллары аша гына да, нинди көчкә ия булуын, "чабып барган атны туктатып, янып торган йортка керүенә" һичшиксез чигебез юк.

    Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова,тумышы белән Мөслим кызы.1951 елның 28 февралендә, Башкортостан белән чиктәш, гаҗәеп бай табигатьле, Баек авылында дөньяга килгән.

   Булган гомерен милләтенә,халкына үзенең ихлас,эчкерсез,самими хисләр белән сугарылган лирик -фәлсәфи шигырьләре белән хезмәт итүен дәвам итә.
   Татарстан язучылар берлеге әгъзасе, Атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, алып баручы,Саҗидә Сөләйманова һәм Хади Такташ премияләре лауреты һәм башка бик күп исем -бүләкләргә лаек булган Шәмсия ханымга багышланган, "Милләтем - кыйблам минем"исеме астында,Кама Аланының Музыка мәктәбе укытучылары белән, ике телдә искиткеч җылы әдәби кичәдән бер күренеш.
   Шәмсия апа Җиһангированың шигырьләрен укып,шигырьләренә язган җырларын җырлап-тыңлап,
якынлашып килүче Юбилейлары белән котлап,ныклы сәламәтлек,күңел тынычлыгы,иҗади уңышлар теләп кичәбезне тәмамладык.