«Өчпочмаклы язу»
9 декабрьдә Ватан Геройлары көне - Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт һәм Хәтер көне билгеләп үтелә. Бу көнне китапханә хезмәткәрләре «платформа Z» яшьләр клубы катнашучылары белән берлектә «Өчпочмаклы хат» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучылар өчпочмаклы хатлар ясау техникасын үзләштерделәр, аларны рәсмиләштерделәр һәм махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга җылы хатлар яздылар.
Шул рәвешле без буыннар элемтәсен саклыйбыз һәм заман геройларына рәхмәтебезне белдерәбез!