«Шәһри Казан» газетасына 35 ел
Быел «Шәһри Казан» газетасы үзенең 35 еллык юбилеен бәйрәм итте. Башкалабыз Казанда атнага ике тапкыр нәшер ителә.
"Шәһри Казан” – тормыш турында чын газета! Татарстан , язмышлар, фаҗигале хәлләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, файдалы киңәшләр, рецептлар, дин һәм башка бик күп мәгълүматләрне сыйдырган.
Кама Аланының китапханәсендә дә башкалабыз Казанга, газета- журналлар дөньясына бик теләп сәяхәт ясадык.