"Әтиләр көне нинди бәйрәм?»
Россиядә Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Бәйрәм гаиләнең ролен, аңа салына торган кыйммәтләрне искә төшерергә тиеш.
Чара барышында балалар әтиләренә карата ягымлы сүзләр искә төшерделәр, әтиләре турында шигырьләр укыдылар, укучылар әтиләре турында сөйләделәр: алар нәрсә белән шөгыльләнәләр, ничек бергә вакыт үткәрәләр, нинди уртак мавыгулар алып баралар. Һәркем үз әтисе турында җылы сүзләр әйтте.