«Киберкиңлектә яшьләр»
Китапханә хезмәткәрләре кибермошенниклыкның киң таралган схемалары һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләделәр. Студентлар алган белемнәрен интерактив викторина барышында ныгыттылар. Ахырда барлык катнашучылар да файдалы мәгълүмат белән белешмәләр алдылар. Мондый чаралар яшьләргә цифрлы дөньяда хәбәрдаррак һәм якланганрак булырга ярдәм итә.