Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Кече Ватаным тарихы битләре»

«Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» ГАПОУ   филиалы студентлары өчен китапханә базасында узган "Кече Ватаным тарихы битләре" дәресендә,   укытучы Краснова Татьяна Рантовна,  кече шәһәребезнең төзелеше һәм аның искиткеч кешеләре турында сөйләде. Кама Аланы аның күз алдында төзелде. Бу хикәя студентларда зур кызыксыну уятты.  Аклы-каралы фоторәсемнәрне караганда, балалар үзләренең туганнарын , якыннарын һәм танышларын таныдылар. Фотографияләрдә сурәтләнгән күп кенә биналар инде юк, ә башкалары заманча күренешкә ия булган.