Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

“Уяу булу шикле дигән сүз түгел”

Китапханә хезмәткәрләре балаларны «террор» һәм «террорчы» сүзләре төшенчәсе, аларның дөньяда барлыкка килү тарихы, террор типлары белән таныштырдылар, гражданлык уяулыгын күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлттеләр; бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт турында искә төшерделәр, шикле предметлар табылганда нинди гамәлләр кулланырга кирәклеген һәм әгәр куркыныч телефоннан килсә, нишләргә кирәклеген аңлаттылар. БПЛА ачыклаганда халыкның гамәлләре турында белешмәләр тараттылар